Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан парк һәм скверларын яңартуга 602 миллион сум акча тотылачак

Акчаның 100 млн сумы Әлмәткә - Зифа Балакина урамындагы паркны төзекләндерүгә бирелә.

Татарстан Республикасы Баш төзелеш идарәсе республиканың 34 торак пунктында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм үстерүгә тендер игълан итте. Республика бюджетыннан әлеге максатларга 602,5 миллион сум бүлеп биреләчәк. Дәүләт сатып алулары рәсми порталында шул хакта хәбәр ителә.

Акчаның иң күп өлеше Әлмәткә бүленәчәк. Шәһәрнең Зифа Балакина урамындагы паркны төзекләндерүгә 100 миллион сум сарыф итү күдә тотыла. Алабуганың «Иске мәйдан» паркын тәртипкә китерү 41 миллион сумга төшәчәк.

Гомумән алганда, Арча, Алабуга, Әлмәт, Питрәч, Буа, Мамадыш һ.б. шәһәр, торак пунктларда парклар, скверлар һәм пляжлар төзекләндереләчәк.

Аукцион быелның 19 июленә билгеләнгән. Яңарту-төзекләндерү эшләре 2019 елның июнендә тәмамланыр дип көтелә.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: парк сквер әлмәт

2
X