Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә йортларны су баса

Әлмәттә язгы ташу хәзер иң актуаль темаларның берсе.

Сулыкларга якын булган йортларны су баса башлаган инде. Безгә Урсалы микрорайонында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Җирле халык сүзләренчә, бу проблема белән алар беренче ел гына очрашмый, әмма хәл итү юлы һаман табылмый.
Людмила Певцова монда гомер буе яши. Аның йорты түбәндә урнашканга, су басып тора. Хәзер аның ишегалды бер күлне хәтерләтә.


«Бездә подвалда су инде 20-30 сантиметр тирәсе, эчтәрәк тагын да тирәнрәк, анда резин итекләр белән дә керә алмыйм. Мунчада да су. Бу су июньгә кадәр бетми. Без бәрәңгене июль аенда да утырта алабыз. Әгәр тагын яңгыр явып торса, ул бөтенләй юешләнә», - ди ханым.


Күршеләрендә дә шундый ук хәл. Гүзәлия Ихсанова Урсалыда егерме биш елдан артык гомер итә. Быел гадәттәгедән иртәрәк су баса башлады. Гадәттә су май-июнь урталарына кадәр тора.
«Ел саен киләләр, бу сорауны хәл итербез диләр, әмма берни дә үзгәрми. Без ел саен йөзәбез, батабыз һәм су беркая да китми»,- дип бүлешә ул.


Анатолий бу микрорайонда алтмыш сигезенче елдан бирле яши. Аның сүзләре буенча, проблемалар якынча унөч ел элек башланган. Элек Су Зәй елгасына китә торган булган, әмма яңа йортлар төзелгәч, су агызып җибәрү канауларын күмеп куялар һәм су китә алмый. Проблеманы траншеяләр казып хәл итеп була, ди ир-ат.


Эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев фикеренчә, локаль су басулардан качып булмый, чөнки Дала Зәе көньяк-көнчыгыштагы бердәнбер су артериясе. Бу хәлне җаваплы хезмәтләр контрольдә тота. Сулыклар янында яшәүчеләргә су басуга алдан әзерләнергә кирәк.


«Үз уңышларыгызны саклап калу өчен чаралар күрергә кирәк, коры урыннарга күтәреп куярга. Шулай ук кирәкле документларны бер урынга җыеп куярга мөмкин. Коры киемнәр, ниндидер күләмдә азык-төлек. Боларны алдан хәстәрләргә кирәк», - диде эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса