Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләрне этләрне урамга чыгармый торуларын сорыйлар

Шәһәрдә йортсыз хайваннарны тотачаклар.

Әлмәттә 27 июльдә белгечләр йортсыз этләрне аулаячаклар. Шәһәр халкына хайваннарны үзләрен генә урамга  чыгарырга ярамый дип искәртәләр.

«Этегезнең кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына зыян китерергә мөмкинлеген истә тотыгыз», – дип мөрәҗәгать итә түрәләр әлмәтлеләргә социаль челтәрләр аша.

Хуҗалары булмаган хайваннар күзәтүчесез дип санала. Урамда хуҗасыз булган теләсә нинди эт йортсыз дип саналачак, дип ачыклык кертәләр.

Шәһәр халкы  йортсыз хайваннар турында мәгълүматны 8(8553)37-55-39 телефоны аша тапшыра ала. Гаризада этнең кайда булуын, аның тасвирламасын һәм билгеләрен күрсәтергә кирәк, дип хәбәр итәләр район башлыгының матбугат хезмәтендә.

Фото: t.me/nagumanovtd_live

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса