Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ир-егетләребезгә ышанычыбыз зур

Бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләрен аңлату эше оешкан төстә дәвам итә.

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре җәмәгать урыннарына чыгып, контракт хезмәте турында халыкка төгәл һәм аңлаешлы мәгълүмат җиткерәләр. Моннан тыш шәһәрнең үзәк  урамнарында алтакталар да урнаштырылган, мобиль пунктлар да даими эшли. Биредә волонтерлар контракт буенча хезмәт итү нигезләрен сөйләп, барлык мәгълүматны аңлаталар. Яшьләр белән тыгыз элемтәдә эшләүче белгеч, запастагы подполковник Павел Тазин фикеренчә, армиядә хезмәт итеп кайткан ир-егетләр контракт буенча хезмәткә аеруча җитди якын киләләр.

- Контракт буенча хезмәт – Россия Кораллы көчләрендә махсус шартларда ирекле хәрби эшчәнлек. Хезмәт хакы, социаль пакет, берничә ташлама, акчалата компенсацияләр булуы да канәгатьләнерлек. Армиядә хезмәт итеп контракт төзегән туганнарым, дусларым байтак. Аларның күбесе инде контракт буенча хезмәт итеп кайттылар, берничәсе китәргә әзерләнә, - дип тә хәбәр итте ул. 

Чыннан да, ил терәге - ир-егетләр. Илебез иминлеген саклау аларга йөкләтелгән. Илебезнең язмышына, балаларыбызның киләчәгенә битараф булмаган ир-егетләребезгә ышанычыбыз зур. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса