Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Пилотсыз очкычлардан ничек сакланырга

Соңгы вакытта куркынычсызлык мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә бара.

Пилотсыз очкычларның Алабуга һәм Түбән Кама объектларына ясаган һөҗүменнән соң кешеләр иминлеге аеруча алгы планга килеп басты. 

Аллаһ та «сакланганны саклармын» дигән бит. Куркынычсызлык һәм иминлек чараларын катгыйлатуны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе дә кабыргасы белән куйды. Һәр предприятие, һәр участок, һәр муниципалитет үз көче белән иминлек мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш.

- Кайда проблемалар булачагы турында сөйләгән барлык сүзләребез чынга ашты. Мөселманнар һәм христианнарның уразалары дәвам иткән бу көннәрдә Аллаһы Тәгалә безне: уяныгыз, кешеләр, сезне үзегездән башка беркем дә сакламаячак дип искәртәдер кебек, - диде Рөстәм Нургали улы.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу уңайдан халыкка  пилотсыз очкычлардан ничек сакланырга кирәклеге турында инфографика булдырды. 

- Әгәр куркыныч янаган вакытта бина эчендә булсагыз, аскы катка, подвалга яки паркингка төшәргә кирәк. Лифтка утырмагыз, аның туктап калуы ихтимал. Фатирда булганда куркыныч туса, тәрәзәсез урында, «несущий» – калын, ягьни төп диварлар янында урын табыгыз. Бу гадәттә коридор яки  ванна бүлмәсе. Идәнгә  утырырга, тәрәзәләр  янына килмәскә киңәш ителә. Урамда булсагыз, тиз генә якындагы бинага, җир асты күчеш юлына, паркингларга кереп яшеренергә кирәк. Әгәр дә инде транспортка утырып барасыз икән, аннан тиз генә чыгып, яшеренер урын карагыз. Пилотсыз очкыч һөҗүм иткәннән соң  калган детальләргә тимәскә! Корылма булган җирдән ашыгыч рәвештә ераграк китәргә кирәк. Пилотсыз очкыч күргән очракта кичекмәстән 112 номерына шалтыратып хәбәр итәргә. Операторга үзеңнең исем-фамилияңне һәм пилотсыз очкычны тапкан урынны әйтергә, - дип киңәш итә МЧС хезмәте белгечләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса