Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Куркыныч баш очыңда гына

Түбәләрдәге боз сөңгеләре кояшлы көндә никадәр матур ялтырасалар, шулкадәр куркынычрак та.

Әлмәттә торак-коммуналь хезмәтләр тарафыннан бина-йортларның түбәләрен чистарту буенча эшләр актив башкарыла.

Ләкин җитешмәгән урыннар да байтак әле. Бәхетсезлек очракларын булдырмый калырга теләсәгез, саклык чараларын даими күреп торырга чакырабыз. 

Һава температурасы күтәрелү сәбәпле, зур боз кисәкләре ватылып, узып баручы кешегә, парковкаланган машиналарга төшәргә мөмкин. Иң мөһим кагыйдә - кар һәм боз төшү ихтималы булган биналарга якын бармаска!

Түбәне чистарту буенча эшләр башкару турында кисәтүче сигнал тасмаларга, коймаларга игътибарлы булыгыз. Куркыныч зонаны урап узыгыз.

Балаларның йорт диварлары, биналар түбәсе астында йөрүләре күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңла-тыгыз һәм уйнар өчен башка мәйданчык табарга киңәш итегез.

 Автомобильләрне кәрнизләрендә боз сөңгеләре барлыкка килгән яки кар салынып торган биналар, корылмалар янында калдырмагыз.

Шулай ук бозланган тротуарларга да игътибарлы булыгыз: боз сөңгеләре астындагы урыннар күбрәк бозлана.


Тротуар буенча атлап барганда өстә шикле тавыш ишетсәгез, туктамагыз, башыгызны күтәреп, анда ни булганын карап тормагыз. Бу түбәдән кар яисә боз төшү белән бәйле булуы мөмкин. Тизрәк бина диварына сыеныгыз, түбәнең кәрнизе сезне куркынычтан саклый ала.

Урамда колакчыннар киеп йөрмәгез, түбәдән төшкән кар яки боз тавышын ишетми калуыгыз бар.

Ходай сакланганны саклармын дигән. Шуңа күрә аяк астына гына түгел, өскә күтәрелеп карарга да онытмагыз!

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса