Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Әлфис Хуҗин вафат булды

Аңа 74 яшь иде.

Әлмәттә күренекле педагог, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Әлфис Хуҗин вафат булды.  «Нефтьче» мәдәният сараенда хушлашу тантанасы узды.

Әлфис Хуҗин җитәкләгән 1 нче мәктәп шәһәрдә иң борынгы мәктәп санала, һәм 2018 елда ул йөз еллык юбилеен билгеләп үтте.

Әлфис Хуҗин бу мәктәптә ярты гасырга якын эшли. Аның тормыш юлы хезмәттәшләре һәм укучылары өчен үрнәк булып тора. Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары, шулай ук күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ул күп кенә ведомство һәм дәүләт бүләкләренә лаек була, педагогик хезмәт ветераны, шулай ук “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә ия була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса