Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 83 яшендә Россия Федерациясенең атказанган табибы Марс Якимович Сабаев вафат булды

Ул - Әлмәтнең травматология хезмәтенә нигез салучыларның берсе.

Марс Якимович үзенең 50 елга якын гомерен медицинага багышлый, шуларның 40 елдан артыгын - «Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә эшләүгә багышлый. Аның исеме Әлмәт сәламәтлек саклау тарихында лаеклы урын алып тора.

Марс Якимович 1941 елның 5 гыйнварында ТАССРның Әлмәт районы Бута авылында туа. 1966 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый, 1966-1972 елларда  травматология -тоопедия кафедрасында ординатура уза.1972-1975, 2005-2014 елларда медсанчастьта табиб-травматолог булып эшли, 1975-2005 елларда травматология бүлеге мөдире. Илнең әйдәп баручы клиникаларында һәм институтларында камилләштерү курслары, Германия һәм Швейцариядә стажировка үтә. 20дән артык фәнни хезмәт һәм медицина басмаларында басмалар авторы.

ТР көньяк-көнчыгышында беренчеләрдән булып терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның алдынгы ысулларын гамәлгә кертә. Аның исәбендә 8000нән артык операция бар.

Аның янында эшләүчеләр аның турында зур профессионал, үз эшенә тугры, принципиаль, таләпчән һәм үз-үзенә ышанган җитәкче буларак сөйлиләр. Марс Якимович хезмәттәшләре арасында зур абруй казана. Укытучы һәм остаз буларак, ул үзенең белемнәрен хастаханәнең травматология хезмәтенең күп кенә табибларына тапшыра. Травматолог Сабаев Марс Якимович эшен аның шәкертләре дәвам итә.

1994 елда М.Я. Сабаевка «Россия Федерациясенең Атказанган табибы», «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исем бирелә. Күп санлы мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

 Данлыклы табиб турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә яшәячәк.

Табиб белән хушлашу 20 декабрьдә, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр җирләү йортында (Шевченко урамы, 110) узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса