Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

22 декабрьдә Әлмәттә 8 парның никахы теркәлгән

«Әлмәт шәһәре ЗАГСы яңа өйләнешүчеләрне никахлашу көне белән котлый! Тормышта күбрәк романтика һәм якты кичерешләр тели. Гаиләгез үзара аңлашуга, ярдәмгә, назга һәм мәхәббәткә нигезләнсен», - диелә хәбәрдә.

"Туй – яшь пар өчен онытылмас көн. Туй өчен уңайлы һәм матур датаны сайлау да күпләр өчен мөһим. Кемдер бу мәсьәләгә зур әһәмият бирми, ә кемдер бәйрәмне үткәрү өчен матур даталарга ышана, бу киләчәктә гаилә иминлегенә тәэсир итә ала. Әмма һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: иң мөһиме – мөнәсәбәтләр, калганы – тормыш сыйфатына йогынты ясамаган өстәмә генә. Мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч – нык һәм бәхетле гаиләнең ачкычы", - ди Әлмәт ЗАГСы белгечләре.

Узып баручы елның чираттагы матур көнендә, 22 декабрьдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГСында 8 парның никахы теркәлгән.

 

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса