Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Һөнәргә өйрәтәләр

Шушы көннәрдә Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүче ятим балалар өчен «Күн һөнәрчелеге мәктәпләре» мастер-класслары циклыннан тәүге дәрес булып узды.

Идеянең авторы һәм оештыручысы - «Татнефть-Энергосбыт» инженеры Александр Толкачев. Ул әлеге проекты белән «Татнефть - синең мөмкинлекләрең платформасы» яшьләр инициатив проектлары конкурсында җиңеп чыккан.

7 дән алып 17 яшькә кадәрге 10 баладан торган төркем биш ай дәвамында күн белән эшләү остасы Светлана Орлова җитәкчелегендә үз куллары белән зур булмаган күн эшләнмәләр ясарга өйрәнәчәк. Бу - картхолдерлар, акча янчыклары һәм көндәлек тормышта кирәге чыгардай башка шуның ише әйберләр булачак. Дәресләрдә балалар тире белән эшләүнең төп алымнарын үзләштерәчәкләр (ябыштыру, җөйне тамгалау, җөйне тишеп тегү) һәм агач чүкеч, тишкеч, кронциркуль һәм башка шундый күнчелек кораллары белән эшләргә өйрәнәчәкләр.

Чара «Татнефть» компа-ниясенең грант акчасына тормышка ашырыла. Дәресләр Татарстан Республикасының деко-ратив-гамәли сәнгатен, халык сәнгати һөнәрчелеген һәм кәсепчелеген саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Беренче мастер-класста катнашучылар Россиядә күнчелек һөнәренең үсеш этаплары, тире эшкәртү ысуллары һәм күн төрләре белән таныштылар. Балалар күн беләзекләр үрүгә бик шатланып керештеләр. Алар шулай ук үз куллары белән йөрәкләр ясадылар, аларны сумкага бизәү әйбере буларак эләргә яки үткәргеч чыбыклар өчен тоткычлар итеп кулланырга мөмкин. Проект командасы һәм волонтерлар исә ярдәмчеләр ролендә булдылар. Чираттагы дәрестә балалар якынлашып килүче ел символы булган песи сурәтләнгән брелоклар тегәргә өйрәнәчәкләр.

- Балаларның эш процессы белән кызыксынуларын күрү куанычлы хәл. Аларга бик тә ошады дип уйлыйм. Киләсе дәресне алар түземсезлек белән көтәчәкләр, һәм бу, мөгаен, иң мөһимедер. Аларның тәэсирле хис-кичерешләрен күрү күңелгә рәхәтлек өсти. Балалар бик актив, шат, яңа шөгыльләр өйрәнергә әзер. Аларга бик рәхәтләнеп булыштык. Шәхсән мин үзем дә күп нәрсәгә өйрәндем, - дип үз хис-тойгылары белән уртаклашты чараны оештыручы, «Татнефть-Энергосбыт» ҖЧҖнең РПСОУ һәм КИС бүлеге инженеры Александр Толкачев.

Розалия Галиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса