Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

95 - данлы юбилей!

«Әлмәтнефть» идарәсендә күп еллар хезмәт куйган озын гомер ияләренең берсе - Тәслия Кашафетдин кызы Вәлиәхмәтова 30 ноябрьдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ветеранның тормышы күптөрле вакыйгаларга бай. Ул сугыш авыр-           лыкларын ишетеп кенә белми. Тырыш хезмәте «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән билгеләп үтелгән.

Тәслия Вәлиәхмәто-ваның тормыш юлы «Татнефть» компаниясе белән бәйле. Биредә 20 елдан артык эшләү дәверендә ул намуслы хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен берничә тапкыр Техника йорты һәм «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Тәслия Кашафетдин кызы 1927 елда Татарстан АССРның Сарман районы Колмәт авылында биш балалы - өч малай һәм ике кызлы крестьян гаиләсендә туа. Колмәт авылында дүрт сыйныф укыганнан соң, бишенче-җиденче сыйныфларда күрше Мортыштамак авылында белем ала.

Бөек Ватан сугышы башланганнан бирле ике авылдан да ир-атларны Златоуст шәһәренә урман кисәргә алалар. Күп кенә заводларны да шунда эвакуациялиләр. 1941 ел ахырына шәһәргә 30 га якын предприятие, төзелеш оешмасы һәм учреждение күчерелә. Җиһазлар белән бергә кешеләр дә күчеп килә. 1942 елның 1 гыйнварына шәһәр халкы 26 268 кешегә арта. Эвакуацияләнгән предприятиеләр килү белән көн кадагына кешеләрне урнаштыру мәсьәләсе килеп баса. Шәһәрдә буш торак мәйданы булмый. Шуңа күрә тизләтелгән рәвештә бараклар төзү башлана, ә моның өчен үзагач кирәк була.

Урман әзерләргә авыллардан бөтен ир-атларны җибәрәләр. Тәслиянең әтисен - 60 яшьлек Кашафетдин Хәбибулла улын да авыру һәм карт кеше дип тормыйлар, агач әзерләргә җибәрәләр. Ни кызганыч, Златоусттан нибары бер ир-ат - күрше авыл кешесе генә исән кайта, калганнары хәбәрсез югала. Кашафетдин Хәбибулла улының балалары әтиләрен озак эзлиләр, әмма берни дә белә алмыйлар. Әниләре Бәдертҗә Сәй-фетдин кызы биш бала белән ялгызы кала. Тик 1942 елда ул да авырып китә һәм вафат була. Шулай итеп, бөтен балалар зур апалары карамагында калалар.

Сугыш елларында Тәслия Сарман районының «Кызыл партизан» колхозында төрле эшләр башкара. Аннары ике ел ялланып торф хәзерләүдә эшли. 1952 елда үз авылыннан Фәһим Нурмөхәммәт улына кияүгә чыга. Егет җиде ел хезмәт итеп армиядән кайта, Тәслия шул гомер аның кайтканын көтә.

Ир белән хатын Әлмәт районының Миңлебай авылына күченәләр. Анда «Әлмәтнефть» тресты-ның икенче нефтепромыселы оештырылган була. Фәһим шунда нефть һәм газ чыгару операторы булып эшли. Ә тиздән гаилә Әлмәткә килеп урнаша.

Тәслия Кашафетдин кызы «Әлмәтнефть»  нефтепромысел идарәсендә хезмәт эшчәнлеген 1960 елның 18 августында Техника йортында җыештыручы булып башлап җибәрә, аннары идән ышку буенча эшче, транспорт эшчесе булып эшли. «Татнефть» берләшмәсендә 1982 елның гыйнварына кадәр хезмәт куя.

Тормыш иптәше Фәһим Нурмөхәммәт улы белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Тәслия Кашафетдин кызы алты оныгы, биш оныкчыгы һәм бер оныкчык баласына куанып гомер кичерә.

Венира Хәйруллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса