Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр гаиләләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр

19 ноябрьдә Татарстан республикасының Әлмәт шәһәрендә Бәдретдиновлар Рейн Гыйздетдин улы һәм Нәфисә Галихуҗы кызы гаиләсе бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.

1971 елда Әлмәт шәһәренең «Востокмонтажгаз СУ-5» оешмасында танышалар. 
1972 елның 10 ноябрендә Рейн Гыйздетдин улы һәм Нәфисә Галихуҗа кызы үзләренең никахларын теркиләр.
Аларның  улы Рамил, ике кызы Регина һәм Диләрә бар. Бүген алар 4 оныкның кайгыртуы һәм яратуы белән чолгап алынган.
 Рейн Гыйздетдин улы һәм Нәфисә Галихуҗа кызы юбилярларның мактаулы китабына кул куйдылар, мәхәббәт һәм рәхмәт йөзеннән балдаклар алмаштылар. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС  белгечләре аларга алтын туй уңаеннан юбилей папкасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Ә иң якыннары, туганнары аларны җылы сүзләр белән  котладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса