Әлмәтлене 98 яшьлек юбилее белән котладылар
Трофимова Анна Васильевна шушы көннәрдә үзенең 98 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тихоновка авылында туган Анна Васильевна, 1943 елның маенда 19 яшьлек кыз дүрт дусты белән армиягә алына. Тиздән актив һәм күзәтүче кыз разведчица була. Ул җиңүгә кадәр хезмәт итә һәм 1946 елда гына демобилизацияләнә.
Күрсәткән батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985 ел), «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен» медале, Советлар Союзы Маршалы Рокоссовскийның Рәхмәт хаты һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Юбилярны район башлыгы Тимур Нагуманов котлады.
Фото: Тимур Нагумановның телеграм каналыннан скрин видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа