Әлмәт районыннан умартачы хәрбиләргә бушлай 135 килограмм бал җибәргән!
11 октябрьдә «Вместе к Победе» фондының «кайнар линиясенә» Александр Коновалов шалтырата.
Ир умартачылык белән шөгыльләнүен һәм Татарстан батальоннарының сугышчыларына бераз бал җибәрергә теләвен әйтә. Ул йөкне үзе илтә алмавын әйтә.
Районның Добромыш авылы нибары 7 хуҗалыктан тора. Анда яшәүче Александр сугышчылар өчен 135 кг горчица һәм чәчәк балы әзерләгән. Аларны савытларга тутырып, тартмаларга урнаштырган.
Александр миңа үзенең пенсионер булуын, ә умартачылык аңа өстәмә керем китерә һәм бер үк вакытта яраткан шөгыле икән.
Александр сәламәт яшәү рәвеше алып бара, табигать белән берлектә күңел тынычлыгын табуын әйтә.
Мәгълүмат һәм фото: Альметьевск Life
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа