43 яшьлек әлмәтле урманда адашкан
Хатын-кыз 18:00 сәгатьтә генә табыла.
Әлмәт районында 43 яшьлек хатын-кыз гөмбә җыйган вакытта әти-әнисеннән кала һәм урманда югала. Бу хакта хәбәр 15.10 сәгатьтә 112 номеры буенча килә. Мәгълүматны ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә, .
Әлмәтле коткаручыларга үзенең Кителга торак пункты тирәсендә икәнен аңлата. Шул ук вакытта үзенең автомобильгә юл таба алмавын әйтә.
Коткаручылар урынга киләләр. Алар югалган әлмәтленең машинасы янында басып торган югалган хатын-кызның әти-әнисен күрәләр. Кичке алты сәгать тирәсендә адашучы да табыла.
Фото: ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа