Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яз һәм балалар сәламәтлеге

Озын һәм салкын кыштан соң, язны без түземсезлек белән көтәбез. Битне якты кояш һәм җылы җил иркәләгәндә, «менә ул яз!» икәнен чын мәгънәдә аңлыйбыз.

Әмма яз һава торышында, өс киемендә, эшләр һәм планнардагы үзгәрешләр генә түгел, ә тагын сәламәтлектә дә. Нәкъ менә язын безнең сәламәтлегебезгә бераз күбрәк игътибар таләп ителә, өстәвенә, бу өлкәннәргә генә түгел, балаларга да кагыла. Ничек кенә сәер тоелмасын, яз җитү белән поликлиникаларда балаларын иярткән борчулы әти-әниләрнең чиратлары арта. Эш нидә соң? Ни өчен бу чорда балалар хәлсезләнә, тиз арый һәм аппетитлары бозыла? Җавап гади - витаминнар җитмәү үзен сиздерә. Хәтта зарыгып көткән беренче кояш нурлары да ярдәм итми.

Яз көне баланың сәламәтлеген ничек ныгытырга?

Саф һавада йөрү. Актив уеннар озак вакытлар дәвамында тупланган энергияне сарыф итәргә ярдәм итә, тулы физик үсешне җайлый, аппетитны яхшырта һәм йокыны ныгыта. Көн саен 2-3 сәгать урамда йөрегез!

Кояш ваннасы. Балаларның йөзләрен һәм учларын кояш нурларына ачып, D витаминын табигый рәвештә тупларга ярдәм итәрсез. Бу балалар сөякләре һәм буыннары өчен файдалы.  

Алдаучан җылылык һәм кием-салым. Яз көне һава торышы бик үзгәрүчән, ә язгы кояш нурлары еш кына салкын җилгә бирешә. Урамда озак йөрергә җыенсагыз, балагызны уңайлы һәм җылы киендерегез.

Авитаминоз белән көрәш. Озын кыш, йогышлы авырулар, салкын тиюләр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр җитмәү - болар барысы да балалар иммунитетын зәгыйфьләндерә. Витаминлы комплекслар куллану да файдалы матдәләр җитмәүне тулыландырачак һәм баланың сә-ламәтлеген ныгытачак. Аларны кабул итә башлаганчы табиб белән киңәшләшегез! Шулай ук витаминнар чыганагы буларак, туңдырылган җиләк-җимешләрне куллану да файдага булыр.

Дөрес һәм яхшы туклану. Энергия запасын тулыландырырга дөрес төзелгән меню ярдәм итәчәк. Баланың туклану нигезен злаклар, сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимешләр, шулай ук сөт продуктлары, балык һәм ит тәшкил итәргә тиеш. Моннан тыш бал, менюга кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, соклар һәм компотлар, шулай ук беренче язгы яшеллек - петрушка, укроп, яшел суган, шпинат һәм салат кебек файдалы продуктлар өстәлергә тиеш.

 

Исегездә тотыгыз: тулыкыйммәтле
туклану - баланың ныклы иммунитеты, аның яхшы өлгереше һәм сәламәтлеге нигезе!

 

 

Йокы режимын үтәү. Яз көне төннәр кыскара, ә көннәр озыная. Кайчагында баланың гадәти режимы үзгәрә - ул иртә уяна, көндез йокыдан баш тарта һәм төнгә бик соң йоклап китүе белән шаккатыра. Активлык һәм ял режимы, йокы сыйфаты һәм вакыты үсеп баручы организмның ихтыяҗларына туры килергә тиеш. Язын иртәрәк йокларга яткыру яхшырак. Белгечләр тәкъдиме буенча, кышкы-язгы чорда балаларның йокы вакыты тәүлегенә 10 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Өзлексез йокы баланы көч белән тәэмин итәчәк. Йокы алдыннан бүлмәне җилләтергә онытмагыз.

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса