Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләрне сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла

Хәзерге вакытта 70 ишегалдында ремонт эшләре бара.

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт эшләрен сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла. Быел шәһәрдә һәм районда 93 ишегалды ремонтланачак. Бу хакта туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

"Хәзер 70 ишегалдында эшләр бара. Барлык ишегалларындагы эшләрнең төп өлешен сентябрьгә төгәлләргә планлаштырабыз. Сентябрь ае төп эш төрләре буенча финал ноктасына әйләнәчәк. Бәлки, кайдадыр кисәтүләр һәм җитешсезлекләр калыр. Аларны бетерергә һәм эшләргә кирәк булачак. Без моңа нормаль карыйбыз", - дип билгеләп үтте ул.

Нагуманов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ишегалларына параллель рәвештә киләсе елга әзерлек эшләре башланган.

"Безгә ишегалдында ремонт кайчан булачак дигән темага сораулар килү дәвам итә. Dvor.tatar сайтында ишегаллары турында мәгълүмат бар. Алга таба без киләсе ел планнары буенча фикер алышачакбыз, бу мәгълүмат шулай ук барлыкка киләчәк. Шуңа күрә ишегаллары буенча барлыкка килгән сораулар буенча dvor.tatar сайтына да мөрәҗәгать итегез, сез миңа директка яза аласыз", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса