Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районындагы яшәүче бөркетләр тормышын онлайн-режимда карарга була

“Түбән Кама” милли паркы хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районында урнашкан Aquila heliaca кояш бөркете оясыннан онлайн-трансляция эшләтеп җибәрделәр.

Проектның максаты - эре ерткыч кошларның популяциясен саклау, кеше күп яши торган һәм техноген үзләштерелгән территорияләрдә тигез киңлекләрдә яшәүче бөркетләрнең тормышы турында белемнәрне арттыру.

"Хәзерге вакытта Татарстанда бу төрдәге бөркетнең 200 оялы яшәү урыны билгеле, аларның төп өлеше республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында урнашкан. Соңгы елларда бөркетләр авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр аркасында берьюлы берничә урында юкка чыкты", - дип сөйләде проект җитәкчесе, орнитолог, “Түбән Кама” милли паркының табигать музее мөдире Ринур Бекмансуров.

Проектны гамәлгә ашыруда “Татнефть” ярдәм иткән.

Видеотрансляцияне YouTube видеохостингында һәм социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса