Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 367 эшсез кешегә һөнәри белем бирелгән

Узган елда Әлмәт мәшгульлек үзәгенә төрле мәсьәләләр буенча 11 мең 330 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 9 мең 666 кеше учетка алынган.

29 гыйнварда Әлмәт шәһәренең "Россия эше" кадрлар үзәгендә 2020 ел йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе башлыгы Алексей Лазарев катнашында хисап җыелышы булды.


Төп доклад белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов чыгыш ясады, ул узган елга нәтиҗә ясады һәм 2021 елга бурычлар билгеләде.


Әйтик, 2020 елда мәшгульлек үзәгенә төрле мәсьәләләр буенча 11 мең 330 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 9 мең 666 кеше учетка алынган.


Бу елның 1 нче гыйнварына мәшгульлек үзәгендә 2150 эшсез граждан исәпләнә. Эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,96 % тәшкил итә (01.01.2020 елга – 0,74%). Сентябрь аенда эшсезлек дәрәҗәсе бик югары булган һәм 4,76% тәшкил иткән (5226 эшсез граждан).


Эшсезләр саны 2020 нче елның 1 нче сентябреннән 31 нче декабренә кадәр 2,4 тапкырга кимегән.


Хезмәт базарында киеренкелекне киметү максатыннан түбәндәге өстәмә чаралар гамәлгә ашырылган:


- 147 эшсез граждан өчен шәһәр һәм районның 7 предприятиесендә җәмәгать эшләре оештырылган.


- эштән китү куркынычы астында булган 54 хезмәткәр вакытлыча эшкә урнаштырылган.
«Демография» милли проектының «өлкән буын» Федераль проекты кысаларында 50+ яшьтәге затларга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырылган.


«Хатын – кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» Федераль проекты кысаларында өч яшькә кадәрге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган 275 хатын-кыз яңадан укып, квалификацияләрен күтәргәннәр.


Җәмәгать эшләрендә 640 кеше (билгеләнгән контроль күрсәткечнең 142%) катнашкан.
367 эшсез әлмәтлегә һөнәри белем бирү оештырылган.


Һөнәри белем бирү 367 эшсез граждан өчен оештырылган (билгеләнгән күрсәткечнең 104,9%ы).

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса