Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россиядә минималь хезмәт хакын арттырдылар

Минималь хезмәт хакы күләмен исәпләүнең яңа алымы турындагы закон Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган.

2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 12 792 сум булачак. Әлеге законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. 

Минималь хезмәт хакы күләмен исәпләүнең яңа методикасы хәзер хезмәт хакы медианасына бәйле булачак. Хезмәт хакы медианасы кимегәндә дә, минималь хезмәт хакы күләме төшмәячәк. 

«2021 елдан минималь хезмәт хакы күләме һәм хезмәт хакы медианасы чагыштырмасы 42 процент булачак», — диелә документта. 

2020 елда минималь хезмәт хакы 12 130 сумны тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса