Әлмәттә вакытлыча салкын су бирү туктатыла
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә вакытлыча салкын су бирү туктатыла

Ремонт эшләре аркасында су булмаячак.

Су бирү участогында ремонт эшләре бару сәбәпле, 23 апрельдә 10:30 сәгатьтән башлап, эшләр тәмамланганчы Әлмәт районында салкын су бирү туктатылачак.

Түбәндәге торак пунктлар сусыз калачак:

шәһәр,

Түбән Мактама,

Тихоновка,

Урсала,

Кәләй

Кызылармейка (Миңлебай ст.).

Бу хакта «Әлмәт-Водоканал АҖ хәбәр итә.