Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә административ комиссия коммерция объектлары территорияләренең торышын тикшерә

Кардан чистарту - коммуналь хезмәтләрнең генә түгел, коммерция объектлары урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләренең дә бурычы ул.

Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре сәүдә үзәкләре янындагы кар чистартуның сыйфатын даими тикшереп торалар. Рейдлар барышында хокук бозулар теркәлә, ә мондый тикшерүләрнең максаты - шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренең үтәлешен контрольдә тоту. Тикшерү нәтиҗәсендә 25 чистартылмаган урын ачыкланган. Барлык җитәкчеләргә дә территорияләрне даими рәвештә чистарту һәм бозга каршы реагентлар сибү кирәклеге турында хәбәрнамәләр бирелде. Объектлар милекчеләре белән дә аңлату әңгәмәләре үткәрелде, шуннан соң алар кичекмәстән таләпләрне үтәүгә керештеләр.

Исегезгә төшерәбез, бу йөкләмәләрне үтәмәгән очракта штрафлар салырга мөмкин. Физик затлар өчен бу 2,5 мең сум, ә юридик затлар өчен 15 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса