Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә йорт эчендәге газ җиһазларын тикшерәләр

Дефектоскопчылар газ торбаларын фатирларда гына түгел, подъездларда да тикшерәләр.

Әлмәттә газүткәргечләргә диагностика ясыйлар. Ккайберәүләр мондый сылтау белән фатирларга мошенниклар да эләгергә мөмкин дип саный

Агым эзләгечнең махсус җайланмасы ярдәмендә дефектоскопчы подъезддагы газүткәргечне тикшерә. Бу техник диагностиканың бер этабы гына, соңыннан-фатирларда да газ торбаларын карарга кирәк. Моның өчен аларны берничә урында чистарталар, гель салалар һәм аппарат белән тикшерәләр.

Фатирларда тикшерү вакытында хезмәткәрләргә халыкның ышанмаучанлыгы белән очрашырга туры килә. Күп кенә хуҗалар кертүдән баш тарта яки бөтенләй ишек ачмый. Шикләнүчеләр идарәче компаниягә шалтыратып,  обход планлаштырылганмы икәнен ачыкларга мөмкин.

 Диагностика киләчәк  өчен кирәк, дип сөйләде дефектоскопчы Никита Зарницын. Элек башка нормативлар, монтаж вакытында хаталар булган, хәзер аларны ачыкларга һәм бетерергә кирәк. Моның  өчен хезмәткәрләр җентекле эш алып баралар.

«Подъездда безнең бурыч җөйләрне чистарту, контроль нокталары кую, торба диварының калынлыгын үлчәү, эретеп ябыштырылган җөйләрне коррозиягә, агып чыгу — чыкмауга тикшерү һ.б.», - дип сөйләде Никита Зарницын, дефектоскопчы.

Тагын бер мөһим момент белгечләр үзләре белән документлар йөртергә тиеш. 

Хезмәткәрләр максималь күләмдә фатирларны тикшерү максатыннан берничә обход ясый. Инде 150 йортны караганнар, шәһәрдә алар 600 гә якын, димәк, эш аз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса