Әлмәттә юл хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчте
Кар чистарту өчен 18 берәмлек махсус техника кулланылган.
Әлмәт юл хезмәтләре кар күп яуганнан соң көчәйтелгән режимда эшли. Җирле администрация матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәрне җыештыру өчен 18 берәмлек махсус техника һәм 23 юл эшчесе җәлеп ителгән. Идарәче компанияләрдән явым-төшемгә каршы көрәшкә 150ләп урам җыештыручы чыгарылган.
Түрәләр Әлмәттә техниканың әзерлеге йөз процент дип ышандыра. «ГУАД» МУП белгечләре кар яву алдыннан урам-юл челтәрен бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәрттеләр. Аннары төп урамнарны чистартырга керештеләр. Хакимият вәкилләре билгеләп үткәнчә, җәяүлеләр кичүләрен, шулай ук баскычларны һәм социаль объектлар янындагы территорияләрне тәртипкә китерү өстенлектә.
Эшчеләр тукталыш павильоннарын һәм боҗра чишелешләрен чистарталар.
Фото: скриншот видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа