Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәтлеләргә беренче чиратта нинди юлларны кардан чистартулары турында сөйләделәр

Урамнар билгеле бер чиратта чистартыла.

Иң беренче чиратта чистартыла:

1. Автомобильләр һәм җәмәгать транспорты күпләп үтә торган юллар.

2. Берничә хәрәкәт полосасы булган зур юллар.

3. Квартал эчендәге юллар һәм авыл юллары.

Җәмәгать урыннары. Җыештыруны тукталыш кесәләреннән һәм павильоннардан башлыйлар, аннан соң җәяүлеләр үтүләрен, юлларны һәм тротуарларны чистарталар.

Йорт яна территорияләре. Монда карны идарәче компания күзәтә.

Кар тауларын формалаштыру тыелмый, бу кар җыю процессының бер өлеше. Әгәр бу тау машиналарның йөрүенә комачаулый, җәяүлеләр үтүе янындагы күзәтүне яба яки транспорт тукталышына якын урнашкан икән, гариза калдырырга мөмкин.

Машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне кар җыю техникасына игътибар итәргә чакырабыз.

Машиналарны юл буенда калдырып, шоферлар махсус техникага бордюрлар буендагы территорияне сыйфатлы чистартырга комачаулыйлар. Шулай итеп, юл өлеше тарлана.

Юл хезмәтләре хезмәткәрләре шәһәр урамнарын һәм тротуарларын кардан вакытында чистарта алсын өчен, автомобильчеләрнең үз транспорт чараларын юл кырыеннан алуларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса