Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Чүп өстенә чүмәлә

Соңгы вакытта шәһәрдә чүп контейнерларының вакытында бушатылмавын күзәтергә була.

Әлмәтлеләр чүп-чар калдыклары ташып чыккан контейнерларны фотога төшереп, «Халык контроле»нә һәм шәһәр пабликларына җибәрәләр. 
Чүп мәсьәләсе гел шулай гаугалы булды инде. Чүп машиналарының бары тик каты көнкүреш калдыкларын гына кабул итүе сәбәпле, язын халык ихата тирәләрен чистартканнан соң чүп-чарын, көзен бәрәңге сабакларын кая куярга белми интегеп бетте. Яндырырга ярамый - күмәргә генә рөхсәт ителә. Халыкка бу ошамый - акчасын алар түли бит.
«Акчасын каерып алалар, хезмәтен үтәмиләр», - ди чүп җыю хезмәте турында әлмәтлеләр. «Әлмәт таңнары» редакциясенә дә контейнерларда өелгән чүп уңаеннан шалтыратулар күп булды. Әлеге хәлнең нилектән барлыкка килүен аңлатуны сорап без «Гринта» җәмгыятенең үзенә үк мөрәҗәгать иттек. Әлмәттә исә аның җирле операторы «Чистый город» җәмгыяте. «Гринта» диспетчеры безгә түбәндәге җавапны бирде:
- «Гринта» җәмгыяте эшчәнлеге графигында бернинди дә тоткарлыклар һәм читкә тайпылыш юк. Проблема күпчелек халыкның үз гаебе белән барлыкка ки-лә. Контейнерларны бушатырга дип килгән машиналар кайчакта чүп җыю территориясенә үтә алмый, чөнки керә торган юлны шәхси машиналар каплаган була. Кайберәүләр транспортларын контейнерларга ук терәп куя хәтта. Мондый күренеш кышкы чорда аеруча еш күзәтелә. Бу уңайдан идарәче компанияләр белән берлектә җыелыш та булып узды. Алга таба мондый хәл кабатланмас дип уйлыйбыз.
Чыннан да, кайвакыт без булган проблемаларның асылында кеше факторы ятканын аңлап бетермибез. Һәркемнең шәхси транспорты бар, кайбер гаиләләрдә ул хәтта берничә. Машиналарын йорт тирәсенә куйганда күпләр башкалар турында уйланмый шул. Үзенә уңай булса - шул җиткән. Нишлисең, йортларга керә торган юллардан чүп машиналары гына түгел, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары да йөрүен онытабыз. Әлмәтлеләрнең бу мәсьәләдә аеруча игътибарлы булуларын сорар идек. Уйлап эш итик, чүп өстенә чүмәлә өймик!

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса