Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә торак-коммуналь түләүләр өчен бурычлыларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә

Әлмәт районында суд приставлары идарәче компанияләр вәкилләре белән берлектә көн саен бурычлыларның 20 фатирын йөреп чыгалар.

Түләмәүчеләргә бурычны түләү турында таләпләр тапшыралар һәм финанс йөкләмәләренә игътибар итмәү нәтиҗәләрен аңлаталар. Әлеге эш нәтиҗәсендә йортта яшәүчеләрнең бер өлеше кыска вакыт эчендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын түли. Соңгы көннәрдә генә дә суд приставларына түләү турындагы квитанцияләрне 10 кеше тәкъдим иткән. Алар 22 меңнән 55 мең сумга кадәр түләгәннәр. Бер тапкыр түләнгән иң зур сумма 230 мең сумны тәшкил итә.

Әгәр бурычлылар законлы таләпләрне үтәми икән, аларга карата суд приставлары тарафыннан мәҗбүри үтәү чаралары кулланыла. Бу-мөлкәтне кулга алу һәм тартып алу, күчемсез  милекне теркәүне тыю, Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукын чикләү, хезмәт хакыннан акча тотып калу һәм банкта, башка кредит оешмаларында булган счетларга акча түләтү. Әйтик, соңгы чара нәтиҗәсендә Әлмәттә суд приставлары тарафыннан идарәче компания файдасына 50 мең сумнан артык күләмдә саллы бурыч түләттерелгән.

Ел башыннан бирле Әлмәт районында суд приставлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен 11 млн. сумнан артык бурыч түләттергән. Торак-коммуналь хуҗалык оешмалары файдасына Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан алынган һәм күчерелгән республика буенча гомуми сумма 407 млн сумнан артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса