Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Ике әлмәтлегә "Татарстан республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелде

«Әлмәт-Водоканал» хезмәткәрләре Энграф Александр Иосифовичны һәм Алеев Игорь Үзбәк улын “Татарстан республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелү белән котлыйбыз!

Алеев Игорь «Әлмәт-Водоканал»да 07.05.1997 елдан капиталь төзелеш башлыгы вазифасында эшли. Коммуналь тармакта гомуми стажы 19 елны тәшкил итә. Эшләү дәверендә ул үзен югары квалификацияле хезмәткәр итеп танытты. Игорь Узбекович белән эшләгән һәм аралашкан һәркем аны мөлаем, гадел, җаваплы кеше буларак белә.


Энграф Александр Иосифович «Әлмәт-Водоканал»да 2003 елның 27 гыйнварыннан автотранспорт цехының 6 разрядлы экскаватор машинисты булып эшли. Ул үзен югары профессиональ белгеч буларак танытты. Ул әдәпле һәм игътибарлы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса