Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә урам себерүчене хөрмәтләделәр

Урам себерүченең эше себерү белән генә чикләнми.

Чүп савытларын, агачларны урап алган коймаларны буяу, чүп савытларын бушату ише эшләр дә алар кулында. Кышын  боз вату, кар чыгаруны да алар башкара. 


Әлмәтнең Герцен урамы, 96 нчы йортта яшәүчеләр подъездларны, йорт тирәләрен гел чиста тотучыны Яңа ел һәм Раштуа белән котлаганнар. 


Бу хакта шәһәрнең бер социаль челтәрендә хәбәр иткәннәр. Әлмәтлеләр мондыйрак фикерләр калдырганнар:


Еш кына аларның үзләрен күрмибез, ә иртән эшкә барганда инде бөтен җир чисталыктан ялт иткән була.”


Иртән җитәкче эшкә килмәсә, аның юклыгын бер кеше дә сизмәскә мөмкин, ә урам себерүче эшкә чыкмаса, аның юклыгы шунда ук күзгә ташланачак.” 


Аларга хөрмәт белән карарга кирәк.”

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса