Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә Яңа елга әзерлек башланды

Быел шәһәрне Мәскәү, Питер, Казан белгечләре түгел, ә үзебезнекеләр бизи.

Бәйрәмгә әле ике айлап вакыт бар. Шулай да урамнарда, скверларда Яңа ел рухы сизелә башлады. Хәтерләдегез микән, быел бизәлеш үзгә. Проектны кәгазьдә күрүче кеше буларак шуны әйтә алам, планлаштырылган инсталляцияләр күләмле, гаҗәеп матур. Әле шунысы да бар, бизәлеш, урынына карап, аерым бер темага багышлана. Болар хакында «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев сөйләде. Быел компания нефтьчеләр башкаласыннан әкият иле ясарга исәпли.

- «Татнефть» ел саен Яңа ел бизәлешенә акчалата ярдәм итте. Ә менә подрядчылар читтән иде, җирле оешмалар аларга булышлык кына күрсәтеп килде. Быел бары тик үзебезнекеләрне генә җәлеп итәргә булдык. Бездә дә сәләтле белгечләр бар. Кайбер юнәлешләрдә бәлки алар башкаланыкылардан калышадыр, шулай да арт-объектларны югары осталык белән башкаралар, - дип аңлатма бирде ул.

Һәр фирмага мәйданчыклар бүлеп бирелгән. Ә алар быел күп булачак, Иске Әлмәт белән Түбән Мактамага кадәр. Шәһәрдәге һәр сквер, мәйданчык бер-берсен кабатламаска тиеш дип белдерәләр. Аларга Шарлавыклы буалар да өстәлә. Бүген биредәге матурлыкны күрергә була инде: Гашыйклар күпере, суга хуҗа булган Аждаһа, җилкәнен киергән кораб ерактан ук балкып тора. Озакламый биредә әкият геройлары да барлыкка киләчәк.

Бизәлештә быел «фишка» да көтелә, ул да булса контентны үз эченә ала. Беренчедән, мәйданчыкларның барысы да бер маршрутка берләштерелә, икенчедән, аның буенча квест узу мөмкинлеге тудырыла. Моның өчен телефонда QR-кодны төшереп алырга һәм ребус-биремнәрне чишеп, ахырдан Нефтьчеләр мәйданындагы Кыш бабай резиденциясендә бүләк алырга була.

Тагын бер үзгәлек – «Яңа ел кәефе» җәяүле маршрутына берләштерелгән һәр мәйданчык аерым бер темага багышлана. «Каракүз» скверындагы инсталляцияләр киләчәкне яктырта, Ленин мәйданында милли тема күтәреләчәк, Гагарин урамы космоска багышлана, Шарлавыклы буаларда «Диңгез әкияте», балалар мәйданчыгында «Урман әкияте» чынга ашырыла, «Юбилейный» спорт темасында бизәлеш алачак. Соңгысы янәшәсендә ел хуҗасы – Үгез дә көтелә. «Нефтяник» хоккей командасы символы өчен иң яхшы урын биредә, әлбәттә – уңыш юрап торыр. Нефтьчеләр мәйданы халык традицияләрендә башкарылып, төп бәйрәм чаралары биредә узачак.

- 15 ел чамасы элек халык Чаллы, Түбән Камадагы бизәлешне карарга бара иде. Соңгы 7-8 елда Әлмәткә киләләр. Быел да ул тарту көченә ия булачак. Вәзгыятькә дә карамастан, Яңа елны матур итеп каршыларга, могҗизага ышанырга кирәк, - ди Рөстәм Мөхәммәдиев.

Могҗизага ышанырга һәм яхшыга өметләнергә! Бу хәзер безгә бик кирәк.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса