Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Яр Чаллыдагы сәүдә нокталарында тыелган «Алое Вера» эчемлекләрен сату фактларын ачканнан соң, аларны әйләнештән чыгарды.
Татарстанда «Вельта-Пенза» предприятиесе җитештергән Aloe Vera эчемлеге куркынычлы дип табылып, сатудан алына. Мониторинг уздырганда, Роспотребнадзор белгечләре Яр Чаллыдагы кибетләрдә тыелган продукцияне тапкан.
Тикшерү нәтиҗәсендә ике сәүдә ноктасында (Яр Чаллы һәм Казан проспектларында урнашкан) 16 шешә куркыныч эчемлек табылып, сатудан алынган. Кибет хуҗаларына каршы административ эшләр кузгатылган, ә продукцияне сату туктатылган.