Татар-информ

Татарстанда «беспилотниклар куркынычы» режимы кертелгән

Татарстанда өч сәгатькә сузылган«беспилотниклар куркынычы» режимы игълан ителгән.

Татарстанда өч сәгатьтән артык вакыт дәвамында «беспилотниклар куркынычы» режимы гамәлдә.

Режим Мәскәү вакыты белән сәгать 03:20дән бирле Татарстан Республикасы территориясендә кертелде. Бу турында хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасы аша таратылды.

Хәбәрдә: «Татарстан Республикасы территориясендә «беспилотниклар куркынычы» режимы кертелде», – дип күрсәтелгән.