Миңнеханов КамАЗны республика һәм ил горурлыгы дип атады
Коллективка орден тапшырдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» компаниясен Россиянең горурлыгы дип атады. Татарстан йөк машиналары җитештерүчесенең 55 еллыгына багышланган чарада республика җитәкчесенең шундый сүзләре яңгырады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» үз тарихында төрле вакытлар кичерде. «Авыр вакытлар булды. Әмма коллективның системалы һәм төгәл эше нәтиҗәсендә автогигант уңышлы үсүен дәвам итә, дөньякүләм дәрәҗәдәге заманча автомобильләр чыгара һәм яңа сегментларны үзләштерә», – диде ул.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-kamaz-ilebez-ham-respublikabyz-gorurlygy-5897667
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа