Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Казан һәм Чаллыда илкүләм проект буенча 19 «акыллы» светофор урнаштырылачак

...

Быел Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 19 интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) – «акыллы» светофорлар барлыкка киләчәк. Алар «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә кертеләчәк.

ИТС юллардагы «бөкеләр» белән көрәшә, хәрәкәтнең уртача тизлеген арттыра, транспорт агымнарының хәрәкәтен оптимизацияләү исәбенә зыянлы матдәләр чыгуны киметә, дип искәрттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Татарстан башкаласында шундый 13 система урнаштырылачак. Казанда беренчеләрдән булып «акыллы» юл чаты Карл Маркс белән Миславский урамнары киселешендә барлыкка киләчәк. Биредә контроллер, камера һәм хәрәкәт көчен исәпләүче алты пункт куелачак. Бу урамнар чатындагы светофорлар юлдагы чынбарлык вәзгыятькә яраклашып эшләячәк. Системаны 1 сентябрьгә кадәр көйләп бетерергә планлаштыралар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-ham-callyda-ilkulam-proekt-buenca-19-akylly-svetofor-urnastyrylacak-5885863

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса