Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңартуга үткән ел 2,5 млрд сум бүленде
....
2023 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Россия Федерациясе сәламәтек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проектын финанслау 2 487,88 млн сум тәшкил итте (РФ бюджетыннан – 1 989,68 млн сум, ТР бюджетыннан – 498,2 млн сум).
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге акчага үткән ел республикада 28 объект төзелде. Шул исәптән, 25 ФАП, ике сырхауханә (Яшел Үзән районының Осиново авылында һәм Казанның Дәрвишләр бистәсендә 6нчы шәһәр балалар сырхауханәсенең филиалы) сафка бастырылды һәм «Салават күпере» торак комплексында күп профильле сырхауханә төзелеше башланды.
Моннан тыш, 2023 елда медицина оешмаларының һәм шул исәптән аларның авыл җирлегендә, эшчеләр бистәләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм халык саны 50 меңнән артык булмаган кече шәһәрләрдә урнашкан аерымланган структур бүлекчәләре 117 бинасына капиталь ремонт үткәрелде.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк проекты төп максаты – сыйфатлы һәм үтемле медицина ярдәмен, шул исәптән кече торак пунктларда һәм республиканың ерак почмакларында яшәүче кешеләргә уңайлы шартларда күрсәтү
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-salamatlek-saklaunyn-berencel-zvenosyn-yanartuga-utkan-el-25-mlrd-sum-bulende-5883282
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа