Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда ел башыннан 650 меңнән артык кеше диспансеризация узган

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, шушы ук чорда 211 526 кеше профилактик медицина тикшерүе узган (планлаштырылганның 147,3 проценты).

2023 елның  тугыз аенда  республикада  650 671 өлкән кеше диспансеризация үткән, бу – планлаштырылганның 99,3 процентын тәшкил итә.

Республикада «Мобиль сырхауханә» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Мобиль комплекслар, муниципаль берәмлекләргә хезмәт күрсәтү зоналары буенча, Казан, Чаллы һәм Әлмәттәге барлыгы дүрт медицина оешмасына беркетелгән.

28 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, мобиль сырхауханәләрдә табиблар 23 641 кешене кабул иткән, шул исәптән 10 254 кеше диспансеризациянең икенче этабы барышында медицина тикшерүе үткән (бу – планлаштырылганның 43,4 проценты). 1 383 пациент госпитализациягә юнәлдерелгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юлламасында, халыкның сәламәтлеген саклауда диспансеризациянең мөһим роль уйнавын әйтеп, бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен әлеге хезмәтнең үтемлеген тәэмин итәргә өндәде.

Өлкән буын вәкилләренә профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризация уздыру «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Диспансеризация» федераль кампаниясе кысаларында оештырыла. Ул беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтә торган 82 медицина оешмасы базасында үткәрелә.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса