Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә.

«Көн кадагында торган мәсьәлә – татар әдәбиятының киләчәге. Киләчәк турында уйласак, безгә яшь язучылар мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Беркадәр алар белән эш башланды. Без «Татмедиа»да булган эшчәнлекне Язучылар берлеге белән бергә уртак эшкә әверелдерергә дигән фикергә килдек. Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырып яңа команда формалаштыру тәкъдиме белән чыктым», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Язучылар берлегендә яшьләр иҗатына багышланган утырышта.

Шамил Садыйков оештыру эшен байтак еллар «Идел» журналын җитәкләгән, хәзер Татарстан китап нәшриятында эшләүче шагыйрә, журналист Гөлүсә Закировага тапшырырга тәкъдим итте.

«Аның алдына җитәкчелек тарафыннан яңа татар әдәбиятын барлыкка китерү бурычы куелды. Яңа авторларны эзләү юнәлешендә «Татмедиа» белән китап нәшрияты эш башлап җибәрә. «Идел» журналы да бу эшкә катнаша. Безгә Язучылар берлегендә яшьләр юнәлешен оештырырга кирәк», – дип дәвам итте ул.

Гөлүсә Закирова «Идел» журналының яшьләр иҗаты белән актив эшләвен искәртте. Узган ел старт алган «Яңа исем» дигән иҗат лабораториясе эшчәнлеге белән таныштырды.

«Иҗат лабораториясе дигәндә, без Остаз мәктәбен күз алдында тотабыз. Беренче чиратта шул. Эшләр кызык булачак, мин һәр язучыдан ярдәм көтәм. Мәктәпләргә дә чыгып, иҗат берләшмәләре белән дә эшләп безнең зур эш планлаштырыла», – диде ул.

Утырышта Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, халык шагыйре Газинур Морат, КФУ укытучысы, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Халисә Ширмән, «Татар-информ» һәм «Интертат»ның баш мөхәррире, язучы Рәмис Латыйпов һәм башкалар катнашты.

  • «Яңа исем» дигән иҗат лабораториясендә алтмышлап 14 яшьтән 35 яшькәчә башлап язучы шөгыльләнә. Алар белән 4 остаз - Ләбиб ЛеронРөстәм ГалиуллинЛилия Гыйбадуллина һәм Ландыш Әбударова эшли.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса