Әлмәтлеләрне “Барысы да Җиңү өчен!” телевизион марафонында катнашырга чакыралар
23 февральдә ТНВ һәм ТНВ Планета телеканалларында “Барысы да Җиңү өчен!” Бөтенроссия акциясе кысаларында телевизион марафон узачак.
Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге марафонны үткәрүдә зур көч куя.
Теләгән һәрбер кеше махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә ала. Акциядә катнашу өчен сылтамага керергә кирәк.
Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр һәм махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучыларга җибәреләчәк. Марафон 23 февраль көнне 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа