Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда «Фермер мәктәбе» нәтиҗәләре буенча 100дән артык яшь аграрий яңадан квалификация алды

2021-2022 елларда Татарстанда агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалын арттыру буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырылды.

Иң уңышлы проектлар арасында - "Фермер мәктәбе" белем бирү программасы. Ул яңа финанс тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыкларын булдыруга ярдәм итүгә, гамәлдә булганнарның нәтиҗәлелеген арттыруга, агросәнәгать комплексында бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга җибәрүгә юнәлдерелгән.


Татарстан Республикасы әлеге проектны тормышка ашыруда өч тапкыр катнашты. Укулар Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Казан дәүләт аграр университеты базасында узды.


Ике ел эчендә Татарстанда «Фермерлар мәктәбе»нең 104 тыңлаучысы теоретик әзерлек уздылар, фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнделәр, иң яңа агротехнологияләр белән таныштылар, тармакның алдынгы предприятиеләрендә белем алдылар һәм «кошчылык», «сөт-ит терлекчелеге», "үсемлекчелек", «терлекчелек», «ат үрчетү» белгечлекләре буенча үз бизнес-планнарын эшләделәр.


"Фермер мәктәбе" - нульдән бизнесны башлап җибәрергә әзер авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне берләштергән уникаль проект. Укыту программасы шул рәвешле төзелгән ки, тыңлаучылар аграр бизнесны үстерү турындагы бөтен белемнәрне үзләштерә алалар. Алар теоретик өлешне узалар, аннары алган белемнәрен практикада ныгыталар. "Өч агымның да нәтиҗәләре буенча без бары уңай бәяләмәләр генә алдык, шуңа күрә проект уңышлы узды дип әйтергә була", – дип билгеләп үтте ТР дәүләт советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Ләлә Кудерметова.


Проект 2020 елның сентябрендә башланды. Ачылганнан бирле 3 меңгә якын кеше укулар узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса