«Манзара-2023» спорт һәм музыка премиясе узачак
Быел бәйгедә унөч көрәшче чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акча өчен бил алышачак.
14 гыйнвар «Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтәчәк. Ул инде 7 ел үткәрелә. Анда көчле көрәшчеләр җыела.
«Манзара» – татар көрәше һәм көрәшчеләре өчен бик кирәкле проект. «Манзара» премиясен җиңү – көрәшчеләргә дәрәҗә һәм мәртәбә. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң үзеңне формада тотып әзерләнү, үзеңне күрсәтү дә зур мәгънәгә ия. Ел башыннан ук татар көрәшенә игътибарны арттыру өчен шәп тамаша», – диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Төп алышларда 130 кг кадәр авырлыктагы спортчылар катнашачак. Алар – Лаештан Радик Сәлахов һәм Руслан Газизуллин, Теләчедән Раил Нургалиев, Казаннан Булат Мусин, Яр Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов һәм Элдар Хәмитов, Балтачтан Рәдис Сәмигуллин һәм Руслан Рафиков, Кукмарадан Ринат Дәүләтшин, Удмуртиядән Илдар Шабаев, Питрәчтән Алмаз Галиуллин, Сабадан Делюс Закиров һәм Минзәләдән Ришат Гайнетдинов. Илмир Төхвәтуллин белән Ранис Галимуллин иганәчеләр куйган махсус приз өчен көрәшәчәк.
Быелгы ярышның үзенчәлеге бар. Оештыручылар атаганча һәр көрәшчегә "кэш" биреләчәк, ягъни көрәшчеләр акчалата приз да алачак.
«Көрәшчеләр чынлап көрәшсен өчен беренче әйләнештә оттырган көрәшчегә дә акчалата бүләк – 10 мең сум бирәбез. Икенче әйләнештә оттырганы 20 мең ала. Баш батыр – 100 мең, икенче урын – 75 мең, өченче – 50 мең, дүртенче урын алган көрәшче 25 мең күләмендә акчалата призга ия булачак», – диде Хәлил Шәйхетдинов.
Тамашачыларга да күңелсез булмаячак. Билетлар арасында бүләкләр уйнатылачак. «Манзара» премиясенең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов ярышта булучыларның барысы да күңел ача алачагын әйтте.
«Безнең балалар өчен Кыш Бабай да чакырулы. Тамаша башланыр алдыннан чемпион билбавы белән фотога төшү, танылган спортсменнардан автограф алу мөмкинлеге дә булачак. Тамашачыларга билетлар буенча көнкүреш кирәк-яракларын да уйнатачакбыз. Бөтен яклап та эшләргә тырышабыз», – диде ул.
«Казан егетләре» төркеме, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Салават Фәтхетдинов чыгышлары көтелә.
«Манзара» спорт һәм музыка премиясе рәсми рәвештә 13:00 сәгатьтә ачылачак. Ә 12:00 сәгатьтә холлда балаларның кәефен Кыш Бабай күтәрәчәк, шул ук урында билбау һәм танылган көрәшчеләр белән фотого төшү дә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа