Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Татар-информ» республика медиаресурслары рейтингында беренче

Республика медиаресурслары рейтингын «Медиалогия» сервисы аналитиклары әзерләде.

«Татар-информ» агентлыгы 2022 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң күп цитаталар китерелгән массакүләм мәгълүмат чаралары исемлегендә беренче урынны алды.

«Татар-информ»  индексы 304,12 баллны тәшкил итте. Егерме лидер «Татмедиа»нең  башка ресурслары да бар. Бу, аерым алганда, «Татарстан 24» телеканалы (4 нче урын), «Челнинские известия» (5 нче урын) һәм «Казанские ведомости» (15 нче урын), «НТР-Нижнекамск» (19 нчы урын). «Яңа Гасыр» ТРК 8 нче урында.

«Татар-информ» дан соң лидерлар өчлегендә «Бизнес online» газетасы (2 нче урын) һәм "Inkazan" челтәр басмасы (3 нче урын) бар.

Рейтинг 78 меңнән артык абруйлы чыганаклардан торган «Медиалогия» системасы базасына нигезләнеп төзелгән. Анда  ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары бар.  Тикшеренү 1 апрельдән 30 июньгә кадәр үткәрелде.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса