Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Зилә Вәлиева: Күзәтүчеләр Дәүләт Думасына көзге сайлауларның гаделлеген гарантияли

Аларның 3 меңен республиканың Иҗтимагый палатасы юллаячак. 

Күзәтүчеләр  тавыш бирү процедурасын мөмкин кадәр ачык һәм гадел итәчәк. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте, ди  "Татар-информ". 

Ул билгеләп үткәнчә, Россия парламентына сайлаулар инде хәзер үк югары конкурентлылык белән аерылып тора. Бу күп санлы партияләр катнашуы (Үзәк сайлау комиссиясендә 14 партия теркәлгән ) һәм бер мандатлы округларда партияләрнең киң вәкиллеге белән дә бәйле.

«Республикада күзәтүчеләрнең төгәл саны тавыш бирү башланырга берничә көн кала билгеле булачак. Сайлауларда якынча 18 мең кеше эшләячәк,аларның 3 меңе ТР Иҗтимагый палатасыннан булачак. Күзәтүчеләр тавыш бирү процедурасының ачыклыгын һәм гаделлеген гарантияли», — дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса