Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

АКШ һәм Европа рәссамнары Казанда гаять зур граффити ясаячак

14 августта Татарстан башкаласында «Мәдәни код» халыкара урам сәнгате фестивале старт ала.

Казанга төрле илләрдән стрит-арт рәссамнар киләчәк. Алар Әпсәләмов һәм Четаев урамнары буенча урнашкан биналарның фасадларын бизәячәкләр.

Фестивальне ачу тантанасында «Мәдәни код» проекты авторы, заманча сәнгатькә ярдәм итү һәм үстерү фонды президенты Дмитрий Левочкин, шулай ук «Мәдәни код» рәссам-резидентлары катнашачак.

"Мәдәни код" фестивале-шәһәр киңлекләрен үзгәртеп кору гына түгел, ә моңа халыкны актив җәлеп итеп эшләү мөмкинлеге дә. УРАМ бергәлеге мисалында без креатив яшьләрнең шәһәр тормышына һәм кыяфәтенә, иҗади энергиясен иҗади юнәлешкә юнәлтеп йогынты ясавын күрәбез. Фестиваль шәһәр һәм рәссамнар арасында диалог үрнәге булачак, шәһәр тирәлеген урам сәнгате аша яңартуга өлеш кертәчәк", – диде Татарстан республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.

Ачылу тантанасында оештыручылар муралларның иң кызыклы макетларын күрсәтәчәкләр. Аларны фасадларга проектор ярдәмендә төшерәчәкләр. Шуңа күрә тамашачылар эшләр тәмамланганнан соң өйнең ничек булачагын күрә алачак.

«Гомумән алганда, "Мәдәни код" рәссамнары җиде мурал иҗат итәчәк. Бу гаять зур граффити, аларда буыннар бәйләнеше темасына абстракт картиналар, шулай ук безнең чор вакыйгаларының иҗади интерпретацияләре сурәтләнәчәк. Моннан тыш, фасадларның берсенә Татарстан республикасының танылган мәдәният эшлеклеләренең берсенең портреты төшереләчәк", – дип хәбәр итте "Россия-мөмкинлекләр иле"нең яшьләр проектлары җитәкчесе Ирина Карих.

Рәссамнар ике атнадан артык эшләячәк. Әзер муралларның рәсми презентациясе Татарстан республикасы көнендә, 30 августта узачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса