Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Бердәм Россия» халык программасында аграр сәясәт турында яңа бүлек булдырылачак

Авылда яшәргә һәм эшләргә теләүчеләрне арттыру максатыннан тормышның барлык өлкәләренә ярдәм итүнең реаль механизмнары кирәклеге ачыклана. 

«Бердәм Россия» стратегик сессия уздырды, анда фермерлыкка ярдәм итү һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышулар булды. 

Партия әгъзалары билгеләп үткәнчә, авыл территорияләрен тотрыклы үстерү агросәнәгать бизнесының кече һәм урта формалары вәкилләренең уңышлы эшчәнлегеннән башка мөмкин түгел. 
«Бердәм Россия» нең «Россия авылы» партпроекты координаторы Владимир Плотников шулай ук акчаларның бер өлешен зур булмаган хуҗалыкларны һәм фермерларны үстерүгә юнәлтергә һәм грантлар бирү эшенә игътибар бирергә кирәклеген әйтте. 

Россиядә «Авылны үстерү» илкүләм проектын эшләтеп җибәрү һәм «Авыл территорияләрен үстерү турында» Федераль закон кабул итү күп кенә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәклге билгеле.

Мондый инициативаны «Бердәм Россия» халык программасына Россия авыл яшьләре берлеге рәисе Юлия Оглоблина кертергә тәкъдим итте.

Авыл территорияләрен үстерүдә төп рольләрнең берсе, экспертлар фикеренчә, яшьләргә бирелергә, шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен куллануның нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш.

Стратегик сессия барышында яңгыраган тәкъдимнәр «Бердәм Россия» халык программасында чагылыш табачак. Алар авыл территорияләренә ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә багышланган блокка керәчәк һәм партия эшенең өстенлекле юнәлешләре арасында булачак. Бер үк вакытта, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев ышандырганча, министрлык әлеге инициативаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса