Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

"ЮВТ-24" телеканалының аудиториясе 25%ка арткан

Тамашачыларны көндезге вакытта чыккан «Шәһәр мохите» тапшыруы яңалыклары кызыксындыра.

Яңа «ЮВТ-24» телепроекты эшли башлаганнан бирле телеканалның аудиториясе 25% ка артты. Бу «Таттелеком»ның  «Телесмотрение» тикшеренүләреннән күренә.

Аудитория үсеше, тәүлек буенча тайм-слотларны анализлаудан чыгып, 2021 елның февраленнән май аена кадәр билгеләнгән. Бу күрсәткеч тамашачылар тарафыннан телеканал тапшыруларын карау вакыты артты дигән сүз.

Ай саен «Телесмотрение» тикшеренүе Әлмәт һәм Әлмәт районының 3 мең телетамашачысын тикшерә. Аның мәгълүматларына караганда, «ЮВТ-24»телеканалына күчүчеләрнең санын исәпкә алучы колачлау да шактый киңәйгән. Февраль аенда Әлмәт тамашачыларының 25% ы әлеге каналны караса, хәзер 30% ка якын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса