Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында газ белән тәэмин итү буенча хезмәт өчен түләү сервисы эшли башлады

Бүген Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 307 төрле сервис һәм хезмәт күрсәтелгән. 2020 ел нәтиҗәләре буенча гына да порталда 290 миллионнан артык электрон хезмәт һәм 250 млн электрон мөрәҗәгать күрсәтелгән. Ел саен порталда 448 электрон хезмәт күрсәтелә.

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы командасы ярдәмендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең республика Порталында яңа сервис эшләнде. Хәзер республикада яшәүчеләрнең газ белән тәэмин итү буенча берничә минут эчендә бер тапкыр башкарылган (ремонт) эшләрен түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Сервиска сылтама – https://uslugi.tatarstan.ru/gas

Бер тапкыр башкарылган эшләрне лицевой счет буенча да, штрих-код буенча да түләргә мөмкин. Беренче вариантны сайлаганда 8 санлы шәхси счетны һәм абонент пунктын күрсәтергә кирәк булачак; икенче вариантны сайлаганда – квитанция-хәбәрнамәдә күрсәтелгән штрих-кодны (28 сан) кертергә кирәк булачак.

 

Шуннан соң ике очракта да сумманы күрсәтергә, кулланучы турында мәгълүматларны тикшерергә һәм банк картасы реквизитларын кертергә кирәк. Түләүне МИР, VISA, MasterCard, Maestro карталары белән башкарырга яки порталда теләсә нинди хезмәт өчен түләргә мөмкин булган дәүләт хезмәтләренең виртуаль картасын рәсмиләштерергә мөмкин.

Соңыннан түләү турында квитанция формалаштырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса