Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Күп балалы ата-аналарга отпуск бирүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде

Яңалык кечкенә балаларына 14 яшь тулмаган гаиләләргә кагыла.

Россиядә өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның ата-аналары үзләре өчен уңайлы вакытта түләүле отпуск алу хокукына ия булды. 

20 мартта  Россия Хезмәт кодексына төзәтмәләр турында федераль закон үз көченә керде. Элек 12 яшьтән кечерәк өч һәм аннан да күбрәк балалы хезмәткәрләргә генә уңайлы вакытта ял бирелә иде, дип искә төшерә «Российская газета».

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, яллар турында яңа кагыйдә кабул ителгәннән соң, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева аның күп балалы гаиләләрнең социаль абруен күтәрәчәген әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса