Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген белдерде

2020 елда республика программасы буенча ишегалларны төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасы дәвам итәчәк, дип ышандырды. Быел аны тормышка ашыру өчен 8 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла. Бу хакта республика җитәкчесе федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.

 

“Узган ел без 8 млрд сум акча тоттык. Быел да шундый ук чыгымнарны планлаштырабыз. Без башта әлеге программаны өч елга планлаштырган идек. Безгә, ким дигәндә, биш ел эшләргә кирәк”, — диде республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, бу бик яхшы программа. “Ишегалды бит ул күңел халәте. Ә пенсия яшендәге кешеләр, балалары булган хатын-кызлар өчен бу яшәү мохите”, - дип өстәде ул.

 

ТР Президенты ассызыклаганча, ишегалларын төзекләндерү буенча барлык кирәкле эшләр дә сыйфатлы башкарылырга тиеш. “Аларның килешүләре бар бит. Әгәр алар акча алган икән, эшләргә тиеш. Планлаштырылган барлык эшләр дә үтәлергә тиеш”, - дип билгеләп үтте ул.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса