Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Yardam.ru порталы “Серебряный лучник” Х региональ премиясе лауреаты булды

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, “ИТ-парк” һәм “Хорошая история” контент бюросы белән берлектә эшләнгән әлеге портал “Дәүләт һәм иҗтимагый программаларны алга этәрү” номинациясендә беренче булды.

Портал 30 мартта изоляциянең беренче көннәрендә эшли башлаган иде. 


Бүген анда халыкка 500 сервис һәм хезмәт күрсәтелә: әзер азык-төлек китерү, дарулар, федераль һәм республика кайнар линияләре, белем бирү ресурслары, бизнес, дәүләт белән онлайн хезмәттәшлек һәм башкалар.


Барлык блокларда да, шул исәптән шәхси һәм дәүләт учреждениеләрен дә кертеп, республика товарлары һәм хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр бар. Кулланучылар арасында сайтта иң популяр бүлекләр - әзер ризык китерү һәм мәгариф сервислары.


Быел “Серебряный лучник” региональ премиясендә Идел буе федераль округының 10 регионыннан 52 проект катнашкан. Шорт-листка Түбән Новгород һәм Сарытау өлкәләреннән, Башкортостан һәм Татарстан республикаларыннан, Удмурт Республикасыннан һәм Пермь краеннан 18 эш чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса