Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан пенсионерларын финанс грамоталылыгы буенча онлайн-курсларга чакыралар

Узган ел проектта республикадан 5,5 мең кеше катнашкан.

Дәресләрдә төркем составында яки мөстәкыйль рәвештә дә укырга мөмкин.


Өлкән буын кешеләре Россия банкы оештырган финанс грамоталылыгы буенча онлайн-курслар уза алалар. Бу хакта Россия банкының Татарстан республикасы Милли банкы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.


Дәресләр "Пенсия фонды" проекты буенча үткәреләчәк. Катнашучылар Үзәк банк белгечләреннән банк хезмәтләреннән имин һәм нәтиҗәле файдалану, финанс инструментларын, онлайн-технологияләрне дөрес сайлау һәм җинаятьчеләрнең гамәлләреннән ничек сакланырга кирәклеге турында беләчәкләр.


Сайтта лекция темасына туры килә торган вакытны сайларга, дәресләргә төркемдә (халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре аша), шулай ук мөстәкыйль рәвештә дә кушылырга мөмкин.


«Россия Банкы теләгән һәркемгә, шул исәптән пенсионерларга да, финанс грамоталылыгын арттыру өчен уникаль мөмкинлек бирә. Дәресләр онлайн-режимда узачак, Хәзерге вакытта бу аеруча актуаль», — дип уртаклашты Идел-Нократ идарәсе җитәкчесе Марат Шәрифуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса